Уфа янында бардыр бер мәчет

Уфа янында бардыр бер мәчет

(Уфа, 10 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан башкаласыннан 25 чакрым ераклыкта гына урнашкан Авдон авылы мөселманнары бу көннәрдә зур шатлык кичерә. Анда кызыл кирпечтән заманча итеп төзелгән өр-яңа мәчет үз ишекләрен ачты.

Уфа районына керүче Авдон авылында 5 меңгә якын кеше яши. Шуларның зур күпчелеге – татарлар. Авылның эш яшендәге барлык халкы диярлек биредәге «Башкортстан» кошчылык фабрикасында эшли. Авдондагы бөтен социаль юнәлештәге биналар һәм торак йортлар да шушы кошчылык фабрикасы көче белән салынган. Кошчылык фабрикасының элекке генераль директоры, милләттәшебез Таһир Фәйзрахман улы Сәетбатталов тәкъдиме һәм башлангычы белән, 2003 елда авылның нәкъ үзәгендәге калку урында Ходай йорты төзелешенә тәүге нигез ташлары салынды. Ике ел дигәндә ике катлы мәһабәт бина калкып та чыкты. Аллаһ йорты төзелешенә күпчелек финансларны кошчылык фабрикасы бүлде.

Авдон авылына ямь өстәгән яңа мәчетне ачу тантанасына йөзләрчә кеше җыелды. Уфадан да күп кенә кунаклар килгән иде.

Дулкынландыргыч тантананы ачып, Уфа районы хакимияте башлыгы Михаил Минеев Авдон халкын әлеге истәлекле вакыйга белән ихлас котлады. «Әлеге яңа мәчетнең Башкортстанда игълан ителгән наркоманиягә, алкоголизмга һәм тәмәке тартуга каршы көрәш елында ачылуы тирән мәгънәгә ия, – диде М. Минеев. – Аллаһ йорты яшьләребезне яман гадәтләрдән аралауга үзенең сизелерлек өлешен кертер».

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин да үз чыгышында авыл халкын шушы тарихи көннең тууы белән чын күңелдән тәбрикләде һәм киләчәктә биредә мөэмин-мөселманнарның теләп йөриячәгенә ышанычын белдерде.

Яңа мәчет бик уңайлы төзелгән. Анда хатын-кызларга керү өчен аерым ишек бар. Алар мәчетнең икенче катын файдаланачак. Киләчәктә биредә ачылган курсларда теләгән дин кардәшләребез гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнү мөмкинлеген дә алачак.