Россиядә Ислам мәгарифе һәм аның бүгенге проблемаларына багышланган китап басылып чыкты

Россиядә Ислам мәгарифе һәм аның бүгенге проблемаларына багышланган китап басылып чыкты

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы нәшриятта рус телендә “Исламское образование в России: проблемы современности” дип аталган 147 битлек китап дөнья күрде.

Китапка, нигездә, үткән елның октябрь аенда Түбән Новгород өлкәсенең “Маһинур” исемле Ислам мәдрәсәсенә 10 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Россиядә Ислам мәгарифе: хәзерге заман проблемалары” исемле фәнни-гамәли семинарда яңгыраган материаллар тупланган. Анда Түбән Новгород, Казан һәм Мәскәү шәһәрләреннән семинарда катнашкан күренекле сәясәтчеләр, галимнәр, руханилар, “Маһинур” мәдрәсәсе һәм башка Ислам уку йортлары мөгаллимнәре вә шәкертләренең юбиляр мәдрәсә исеменә атап әйтелгән котлау сүзләре, мәдрәсәнең күпкырлы эшчәнлегенә төпле анализ ясалган докладлар, Россия Ислам мәгарифе системасындагы оештыру эшләренең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрүгә юнәлтелгән мәкаләләр һәм чыгышлар кертелгән.

Китап барлыгы 300 данә тираж белән бастырылган. Басманың җаваплы мөхәррире – Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең укыту-тәрбия бүлеге буенча урынбасары, “Маһинур” Ислам мәдрәсәсе директоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Китап хак белемгә һәм дингә омтылган мөселман кардәшләребез, галимнәребез һәм, гомумән, Ислам дине белән кызыксынган киңкүләм укучылар игътибарына тәкъдим ителә.