news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Лекторий» проектында «Хәләл» стандартлары турында сөйләшәчәкләр

Сорауларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирәчәк.

«Лекторий» проектында «Хәләл» стандартлары турында сөйләшәчәкләр
dumrt.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Лекторий» мөселман яшьләре проектының чираттагы ачык лекциясендә «Хәләл» стандартлары турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәригать кануннарына нигезләнеп, сорауларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирәчәк.

Керү — ирекле. Очрашу Галиев мәчетендә 18:30 сәгатьтә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100