«Шура» альманахының яңа саны Мәүлид аена багышланган

Журнал укучылары Эстония мөселманнары тарихын укып, татар халкының төньяк Балтыйк буе илләренә Ислам динен алып килүе белән таныша ала

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының төп дини басмасы — «Шура» альманахының утызынчы саны дөнья күрде. Әлеге сан Мәүлид аена туры килгәнлектән, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган кыйссалардан, «Җирдәгеләргә мәрхәмәтле булу», «Пәйгамбәребез — олуг үрнәк иясе» кебек тематик җомга вәгазьләренә бирелгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге журналның яңа санында сынаулар, диннең кыйммәте хакында, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, бала тәрбияләү, гаиләне саклау, вакытны исраф итмәү, ватанны сөю, хөсетлек чире, яшерен гыйлем һәм башка темалар турында үрнәк вәгазьләр тәкъдим ителгән.

Альманахта шулай ук мөселманнар тормышы өчен актуаль булган фәтвалар, татар халкы тарихына багышланган мәкаләләр, нәсыйхәтләр урын алган. Басмада «Үрнәк зат» рубрикасында Зөбәер бине Гәввам радыяллаһу ганһе турында мәкалә бирелгән.

Укучылар «Шура»ның бу санында Эстония мөселманнары тарихын укып, татар халкының төньяк Балтыйк буе илләренә Ислам динен алып килүе белән таныша ала. «Мирас», «Тәфсир», «Фән», «Нәсыйхәт», «Әдәбият» сәхифәләреннән тыш, журналда Мәүлид ән-Нәби уңаеннан махсус рубрика да булдырылган.