Нәзарәт тыелган дини әдәбиятны саклау һәм таратуның закон бозу булып саналуын искәртә

Нәзарәт якыннарыгызга карата игътибарлы булырга һәм аларны тыелган әдәбият укудан, шикле ялган дини текстларны өйрәнүдән, шикле затлар белән танышудан һәм алар белән дустанә мөнәсәбәтләрдән сакланырга чакыра.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тыелган дини әдәбиятны саклау, тарату һәм укуның закон бозу булып саналуы, аның экстремистик эшчәнлек алып баруга тиңләнүе һәм моның өчен Россия Федерациясе законнары тарафыннан җаваплылыкка тарту турында кисәтә. Бу хакта нәзартенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезне шәхси китапханәләрегезне тикшерергә, аларда экстремистик дип табылган әдәбиятның барлыгын-юклыгын барларга, әгәр табылса, әлеге китаплардан һәм мәгълүмати материаллардан котылырга чакырабыз. Россия Федерациясендә тыелган әдәбият исемлеге белән сез https://minjust.gov.ru/ru/extremist-materials/ сылтамасы аша кереп таныша аласыз», диелгән хәбәрдә.

«Шулай ук якыннарыгызга карата игътибарлы булырга һәм аларны тыелган әдәбият укудан, шикле ялган дини текстларны өйрәнүдән, шикле затлар белән танышудан һәм алар белән дустанә мөнәсәбәтләрдән, шулай ук дини эшчәнлек алып баруга рәсми хокукы булмаган затлардан дини белемнәр алудан сакланырга сорыйбыз.

Татарстанда Россия җирлеге мөселманнары өчен традицион саналган Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында ислам динен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Дини белемне башлангыч баскычтан алып академия дәрәҗәсенә кадәр түләүсез алырга мөмкин. Татарстанда 700дән артык мәчет каршында курслар, 8 мәдрәсә, 3 дини югары уку йорты — Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә дини мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен бушлай «Даруль-ифта» мөселман call-үзәге эшли: анда 8 800-222-76-67 телефоны буенча шылтыратып, кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин. Барлык сорауларга да гыйлемле шәригать белгечләре төрле телләрдә җавап бирә.

Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Хозур» нәшрият йорты эшли, ул, тикшерелгән дини әдәбиятны рус, татар һәм гарәп телләрендә чыгарып, фирма һәм онлайн-кибетләрдә сата», дип искәртәләр ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.