Галиев мәчетендә мөселман дискуссия клубы очрашуы уза

Казан яшьләре милли телләр һәм традицияләрне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Галиев мәчетендә мөселман дискуссия клубы очрашуы уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Казан яшьләре милли телләр һәм традицияләрне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

Чарада Казан югары уку йортлары студентлары, диаспора вәкилләре, шулай ук республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм «Гыйлем» электрон ресурсы җитәкчесе Айдар Шәйхин катнаша.