Сызраньда Ислам һәм татар мәдәнияте нигезләрен өйрәнү үзәге ачылды

Үзәктә барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 6 октябрь көнне Сызрань шәһәренең үзәк мәчетендә уку елы башлануга багышланган җыелыш булып узды. Быелдан мәчеттә 2014 елдан бирле үткәрелә торган Ислам һәм гарәп графикасы нигезләре буенча курсларны күппрофильле үзәккә итеп үзгәртү кору турында карар кабул ителде. Бу хакта "Маленькая Сызрань" сайты хәбәр итте.Үзәктә төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге мөселман хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгыльләнәчәк.«Башлангыч»тан алып «өченче һәм дүртенче уку елы»нда Ислам нигезләрен өйрәнү курсларыннан тыш,татар теле һәм мәдәнияте түгәрәге дә эшләячәк. Шулай ук Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевтән төрле актуаль темаларга рус һәм татар телләрендә лекцияләр көтелә.Үзәктә барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә.