"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар башлана

Оештыручылар курсларны бушлай үткәрә, шулай ук юл чыгымнарын да каплый.

(9 октябрь, Казан, "Татар-информ").  Бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен чираттагы айлык курслар башлана. Монда махсус курслар үтү өчен, илебезнең барлык почмакларыннан начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр җыелган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айлык уку программасы Луи Брайль методикасын да үз эченә алган. Программа буенча ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнү, массаж, саф һавада йөрү һәм ял итү чаралары каралган.

Курсларга барлыгы Татарстанның авыл-шәһәрләреннән генә түгел, Чечнядан, Дагстаннан, Ингушетиядән, Ставрополь краеннан, Әстерханнан, Пермь краеннан, Свердловск, Оренбург, Самара, Ульяновски өлкәсеннән, Чувашиядән һәм илебезнең башка почмакларыннан иллегә якын кеше киләчәк.

Курсларны оештыручылар тернәкләнү курсын узарга килүчеләргә һәм аларны алып килүчеләргә ике як өчен дә юл хакын, шулай ук яшәү, ашау һәм уку бәясен түли.