Рафыйкъ Мөхәммәтшин хәләл продукция җитештерү буенча техник комитет рәисе итеп билгеләнде

Комитет хәләл продукция җитештерүне стандартизацияләү белән шөгыльләнәчәк.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлыкта стандартизацияләү буенча «Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» проектлы техник комитет булдыру турында боерык чыгарылган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте.

Комитет хәләл продукция җитештерүне стандартизацияләү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук комитетның тармакларына кунакханә, медицина, туризм һәм башка хезмәтләрне кертергә уйлыйлар.

«Хәләл» продукция һәм хезмәтләр» техник комитетына Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм илнең башка төбәкләре мөселман Диния идарәләреннән, сөт һәм ит җитештерү буенча фәнни институтлардан, “Хәләл” комитет һәм сертификация үзәкләреннән һәм башка оешмалардан 53 вәкил кергән.

Комитетның рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры, Россия ислам институты ректоры Рафыйкъ Мөхәммәтшин, аның урынбасары – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт буенча комитет рәисе Марат Низамов һәм "Тест-Татарстан" оешмасы генераль директоры урынбасары Сергей Гогин, җаваплы сәркатиб Казан ислам институтының укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалиев билгеләнгән.