Чаллыда хайтек стилендәге беренче мәчеткә ярымай куелды

«Чаллы» мәчете – шәһәрдә М7 федераль трассасы янында урнашкан беренче юл буе мәчете.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда төзелеп киә торган «Чаллы» мәчетенә ярымай куелды. Яңа дин йорты якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр өчен дә, барлык дин тотучы автомобильчеләр өчен дә хезмәт итәчәк,чөнки ул Орлов боҗрасыннан ерак түгел, беренче юл янында урнашкан. Бу хакта «Чаллы ТВ» хәбәр итә.

«Чаллы» дин йорты төзелеше 2017 елның маенда башланды. Муниципалитетка җир бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итеп, җирле мөселманнар Автошәһәрдә юл буе мәчетләре юк диярлек, дип искәрткән.

Яңа мәчет урнашкан урыны уникаль булуыннан тыш, кабатланмас стиль белән дә аерылып тора. Намаз йорты дизайнында хайтек элементлары булачак, чөнки XXI гасырда төзелгән мәчет заман рухына туры килергә тиеш, дип саныйлар җирле мөхтәсибәттә. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Мәчет ике ел дәвамында төзелде. Аның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә, ул 210 кешегә исәпләнгән. Хәзер төзүчеләр эчке бизәкләү эшләрен төгәлләп килә.

«Чаллы» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зыяров, иң мөһиме, гыйбадәтханә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы булсын, диде. «Бу тирә-юньдәге беренче шундый мәчет була, анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чит кешеләр ярдәменнән башка коляскада мәчеткә үтеп, тәһарәт ала һәм гыйбадәт кыла алачак», — диде Илдар хәзрәт.

Хайтек стилендәге мәчет быел ук дин тотучыларны кабул итәр дип планлаштырыла.