Болгар ислам академиясендә тугыз шәкерт докторлык диссертациясе яклый

Диссертация яклаучылар — Татарстаннан тыш, Әстерхан өлкәсеннән, Дагестан Республикасыннан, Гарәп Әмирлегеннән, Кыргызстаннан һәм Таҗикстаннан.

(Болгар, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясендә ике ел буена докторантурада укыган тугыз шәкерт докторлык диссертациясе яклый. Академия базасында ислам фәннәре буенча докторлык диссертациясен кабул итү өчен диссертация советы оештырылган. Аның составына Россиядән һәм Гарәп Әмирлеге, Һиндстан, Сүрия, Иордания, Малайзия кебек илләрдән Ислам фәннәре буенча докторлар, танылган дин белгечләре кергән. 

«Бер ел элек сез безнең шәкертләрнең докторлык диссертацияләрен беренче мәртәбә кабул иттегез. Бу безнең илдә беренче тәҗрибә иде. Бүген һәм иртәгә тагын тугыз диссертация якланачак. Без фәнни тикшеренүләрнең алга китешен күрәбез», — диде Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов үзенең кереш сүзендә.

Диссертация яклаучылар — Татарстаннан тыш, Әстерхан өлкәсеннән, Дагестан Республикасыннан, Гарәп Әмирлегеннән, Кыргызстаннан һәм Таҗикстаннан.

«Докторантурага магистратурада укыган, яки „белгеч“ дәрәҗәсе булганнар килә. Төп шарт — гарәп телен камил белү һәм дини белеме булу. Бүген һәм иртәгә ике ел дәверендә ислам фәннәрен укыган шәкертләребез ислам хокукы, ислам динен, Коръәнне өйрәнү буенча диссертация яклый», — дип аңлатты Болгар ислам академиясенең фәнни эш буенча проректоры Айнур Тимерханов.

Быел диссертация яклауга чыккан кешеләрнең берсе Россия Ислам институтының өлкән укытучысы Алмаз Сафин Мөхәммәт Иманкулыйның тәфсирен өйрәнеп, аны фәнни әйләнешкә кертә. 

Яңадан бер диссертация яклаучы Мөхәммәд Асләм — Гарәп Әмирлегеннән, фәнни җитәкчесе — Һиндстаннан. Аның эше Һиндстанның Ислам дөньясында танылган галиме Әхмәд Риданың урду телендә язылган өч трактатын өйрәнүгә багышланган. Мөхәммәд Асләм галимнең мирасына фәнни анализ ясап, гарәп теленә тәрҗемә итеп, аны фәнни әйләнешкә кертә. Ул аерым шартларда гыйбәдәт кылуга җиңеллек бирү ысулларын өйрәнгән. Мәсәлән, кеше авырган очракта Ислам кануннарын бозмыйча гыйбәдәт кылуны.

 «Болгар ислам академиясе Россия Президенты дәрәҗәсендә хупланган проект, шуңа күрә ул үсештә. Академия Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына буйсынмаса да, укыту таләпләре башка югары уку йортларыннан калышмый. Диссертация советының эшчәнлеге югары уку йортларында төзелгән модель буенча оештырылды», — диде Айнур Тимерханов.

Академиянең проректоры киләчәктә Болгар ислам академиясе тапшырган гыйльми дәрәҗәләр илкүләм, һәм гомумән, мөселман дөньясында танылыр дип ышана. «Диссертация советына дөньяда танылган галимнәрне җәлеп иттек. Аларның исеме, хуплавы аша без дөньяга килеп керәбез», — диде ул.