Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчет ачыла
Мәчетне төзекләндерү өчен бер ай эчендә 1 миллион сумнан артык акча җыелган.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 11 июльдә, Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчет ачыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Дини чара көндезге 11 сәгатьтә булачак. Мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре һәм башка кешеләр булуы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күрде һәм тулысынча диярлек янып бетте. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган иде.
Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан акча җыю игълан ителгәннән соң, ремонт-төзекләндерү эшләренә Татарстанның төрле почмакларыннан бер ай эчендә 1 миллион сумнан артык акча җыелды.
Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирде, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз