Төмәндә Ислам курслары үткәреләчәк

Аны өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән өлкә мөселманнары Диния нәзарәте оештырып үткәрә
(Төмән, 9 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән шәһәрендә 10 июньнән Ислам курслары башланып китәчәк. Аны өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән өлкә мөселманнары Диния нәзарәте оештырып үткәрә, шуның өчен бюджеттан 430 мең сум акча бүленеп бирелгән.
Икешәр атналык өч лагерьга башта имамнар, алардан соң яшьләр һәм өченче чиратта балалар җыелачак. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте Галимҗан хәзрәт Бикмуллин әйтүенчә, курсларга чит төбәкләрдән укытучылар чакырылмый, үз төбәгебезнең әзерлекле дин әһелләре дә җитәрлек икән лекцияләр һәм практик занятиеләр үткәрү өчен.