Мәскәү Ислам университеты беренче тапкыр Ислам теологиясе бакалаврларын әзерләп чыгара

Яшь белгечләр дипломнарын 1 июль көнне алачак
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Мәскәү Ислам университетында быел беренче тапкыр “Ислам теологиясе бакалаврлары” дигән белгечлек буенча чыгарылыш була. Ислам РФ сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу көннәрдә студентлар гарәп теле һәм Ислам теологиясе буенча имтихан тапшырган инде. Яшь белгечләр дипломнарын 1 июль көнне алачак.
Университетның ректоры Марат Мортазин белдерүенчә, белгечләрнең беркадәре уку йортының укыту бүлегендә эшкә калачак. Икесе белемнәрен арттыру өчен, Санкт-Петербург дәүләт университетына магистратурага, калганнары исә төрле җирләргә эшкә җибәрелә, диелә хәбәрдә.