Казанда II Бөтенроссия мөселман басмалары күргәзмә-ярминкәсе ачылды

Россия мөселман нәшриятларын һәм укучыларны бер-берләренә якынайтуны, таныштыруны максат итеп куйган чарада быел 21 нәшрият катнаша

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген башкаланың Мәрҗани мәчете ишегалдында II Бөтенроссия мөселман басмалары күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. “Сад” нәшрияты белән Казан мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чарада “Умма”, “Ансар”, “Новый Свет”, “Муслим медиа-пресс”, “Харун Йахья”, “Исламский Мир” — Мәскәү, шулай ук Санкт-Петербургның “Диля”, Түбән Новгородның — “Мәдинә” һәм Казанның “Иман”, Яр Чаллының “Тәүбә” нәшриятлары катнаша.
Билгеле булганча, күргәзмә-ярминкәнең беренчесе узган ел оештырылды һәм анда катнашучы нәшриятлар саны да 10га якын иде. Аны оештыру инициативасы белән Мәскәүнең “Сад” нәшрияты җитәкчелеге чыкты.
Оештыручылар комитеты әгъзасы, Казан Ислам көллияте мөгаллиме Рәис Мөбарәкшин белдерүенчә, быел күргәзмәдә 21 басмаханә катнаша. “Узган ел мөселманнар һәм Ислам белән кызыксынучылар профессор Камаль Зантның китапларын күпләп сатып алды. Шулай ук “Сад” һәм “Харун Йахъя” нәшриятлары басмалары популяр булды. Моннан тыш, дискларда Коръән, Изге китапның аңлатмасы, вәгазьләр һәм фильмнарга шактый өстенлек бирелде.
Быел исә беренче тапкыр Яр Чаллының “Тәүбә” нәшрияты да катнаша. Хәзердән үк Идрис хәзрәт Галәветдиннең китаплары белән кызыксыну зур икәнлеге күренә”, - дип белдерде Рәис хәзрәт.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күргәзмә-ярминкәдә катнашучы нәшриятлар узган ел Казан Ислам көллиятен дә читтә калдырмады. Ягъни алар тарафыннан дини уку йорты китапханәсенә күпсанлы басмалар тапшырылды. Быел да нәшриятлар җитәкчеләре әлеге традициягә тугры калырга ниятли.
Мәгълүм булганча, күргәзмә-ярминкәнең максаты — Россия мөселман нәшриятларын һәм укучыларны бер-берләренә якынайту, таныштыру. Динкардәшләребез аның белән 14 июньгә кадәр таныша алачак.