Казанда күренекле дин эшлеклесе Муса Бигиев турында документаль фильм күрсәтелә

Иртәгә Казанның «Мир» кинотеатрында күренекле дин белгече Муса Бигиев турында «И раскололся месяц...» дип аталган документаль фильм күрсәтелә
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанның «Мир» кинотеатрында XX гасырның күренекле дин белгече Муса Бигиевнең тормыш юлы һәм дини эшчәнлегенә багышланган «И раскололся месяц...» дип аталган документаль фильмының премьерасы була. Аны «Алтын дәүләт» киностудиясе экранлаштырган.
Фильмда галимнең тормыш юлы күзәтелә, аның дини эшчәнлеге турында сөйләнелә. Фильм галим төрле елларда яшәп, хезмәт иткән Казан, Санкт-Петербург, Истанбул, Каһирә шәһәрләрендә төшерелгән. Галим тормышының төп вакыйгаларын гәүдәләндерү өчен фильм авторлары профессиональ актерларның уенына да мөрәҗәгать иткәннәр.
Сценарий авторлары - Рафаэль Хәкимов һәм Айдар Хәйретдинов, режиссеры – Батыр Баишев, продюсеры – Венера Алтынбаева.
Фильм рус телендә төшерелгән, якын киләчәктә ул татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк, дип хәбәр итә РФдәге Ислам сайты.