Ульяновск өлкәсендә ифтар мәҗлесенә дүрт мең кеше җыелды

Өлкә ифтары безнең регионда кыска гына вакыт эчендә традициягә кереп, бердәмлек һәм теләктәшлек, кайгыртучанлык күрсәтү һәм шәфкатьлелек символына әверелде.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Ульяновскиның искиткеч зур, заманча җиһазландырылган «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда традициягә кергән өлкә ифтары узды. Изге Рамазан аенда бу юлы да өлкә Хөкүмәте ярдәмендә өлкә мөселманнарының төбәк диния нәзарәте, татар бизнесменнарының «Сембер» иҗтимагый оешмасы һәм мөселман бизнес җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән оештырылган.

Ифтар мәҗлесендә 4 меңгә якын дин кардәшебез катнашты. Күркәм мәҗлестә катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских сәламләде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Өлкә ифтары безнең регионда кыска гына вакыт эчендә традициягә кереп, бердәмлек һәм теләктәшлек, кайгыртучанлык күрсәтү һәм шәфкатьлелек символына әверелде. Сембер-Ульяновск җире гомер бакыеннан конфессияара һәм милләтара тынычлык үрнәге булып тора.

Безнең төбәк мөселманнары башка диннәр вәкилләре белән бергә традицион һәм гомумкешелек кыйммәтләрен, тынычлык һәм татулыкны саклап калу мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр, мохтаҗларга социаль һәм рухи ярдәм күрсәтәләр.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин традицион ифтарны оештыруда һәрьяклап булышлык күрсәткән өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллады.

Аннары мөхтәрәм кунак — сөекле Пәйгамбәребезнең нәсел дәвамчысы шәех Абдуррәзак Әс-Сәади ураза тоту тәртибе турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде һәм мөселман кардәшләребезне һәрвакытта да бердәм булырга өндәде. Ульяновскиның «Биләр» мәдрәсәсе мөгаллиме Марат хәзрәт Садуакасов та Рамазан аеның фазыйләтләре, ифтар уздыру һәм зәкят бирүнең, мохтаҗ кешеләрне сөендерүнең әҗер-саваплары турында вәгазен ирештерде.

Мөселман кардәшләребезне төбәгебезнең элеккеге Губернаторы Сергей Морозов та сәламләде. Ул татар милләте вәкилләренең тырыш, эшчән, һәрвакыт бердәм булуына соклануын белдерде һәм өлкә ифтары уздыру традициясен киләчәктә дәвам итәргә киңәш итте.