Зәйдә мөселманнарга ифтар өчен азык-төлек җыелмасы таратылды

Азык-төлек җыелмасын Иске Зәй, Мирный, Түбән мәхәллә, Ялчыгол мәчетенә бүлеп бирделәр.

(Зәй, 9 май, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Татарстан Диния нәзарәте Зәкать фонды Зәй мөхтәсибәте мөселманнарына ифтар өчен 100 азык-төлек жыелмасы бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азык-төлек җыелмасын Иске Зәй, Мирный, Түбән мәхәллә, Ялчыгол мәчетенә бүлеп бирделәр һәм мөселманнарга тараттылар.