Рамазан ае алдыннан Липецкида хатын-кызлар мәҗлесе булды

Мәҗлестә Коръән сүрәләре укыдылар, ураза тотуның мөһимлеге турында сөйләделәр, гыйбрәтле тарихлар белән уртаклаштылар.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Липецкида «Изге Рамазан ае алдыннан» дип исемләнгән хатын-кызлар мәҗлесе узды. Аны Липецк өлкәсе мөселманнары җәмгыятьләре оештырган.

Мәҗлескә төрле яшьтәге хатын-кызлар — өлкәннәрдән алып студентларга кадәр чакырылган иде. Традиция буенча мәҗлес Коръән укудан башланды. Чарада Рамазан аена әзерлеккә багышланган иде. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Изге Рамазан ае мохитен тойсын өчен мөслимәгә ничек ярдәм итү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Чара кысаларында Коръән сүрәләре укыдылар, ураза тотуның мөһимлеге турында сөйләделәр, гыйбрәтле тарихлар белән уртаклаштылар.

Очрашу өстәл табыны артында тәмамланды, анда рухи-әхлакый темаларга әңгәмә дәвам итте.