Нәфигулла хәзрәт Аширов Татарстан мөфтиенең дини белеменә югары бәя бирде

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов Равил хәзрәт Гайнетдиннең Татарстан Президентына язган хатына үз фикерен әйтте.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Танылган ислам эшлеклесе, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла Аширов «Татар-информ» агентлыгына Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең Татарстан Президентына юллаган хатына аңлатма бирде.

Бу хатта Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, аның җитәкчелегендә бастырылган Коръән тәфсирендә ялгыш аңлатма бирелүдә, шулай ук чит ил ислам секталарының мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепләнә.

«Мондый форматта аралашу дин әһелләренә генә түгел, ә гомумән, әз генә булса да аралашу культурасын белгән кешеләр арасында да ярамый. Татарстан Диния нәзарәтенең хисап-сайлау съездына һәм мөфтине яңа срокка сайлауга берничә көн кала мөфти Равил Гайнетдиннең низаглы һәм әдәпсез мөрәҗәгать белән чыгуы үзе бер күрсәткеч булып тора.

Минем фикеремчә, бу бик гади аңлатыла. Билгеле булганча, Россиядә мөселманнарның сигез дистәгә якын дини идарәләре арасында ниндидер көнчелек бар. Оешмалар, үзләренең төбәкара берләшмәләрен ниндидер эксклюзивлыкка дәгъва белән «гомумроссия» итеп үзгәртеп, мөстәкыйль рәвештә эшләүче оешмаларның уңышларын бик авыр кабул итә. Бу көнчелек кайвакыт нигезсез дәгъвалар рәвешен ала», — диде Нәфигулла Аширов.

«Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүгә килгәндә, Камил хәзрәт танылган галимнәрнең абруйлы чыганакларына таянып, андагы күптәннән бәхәсле кыска абзацка тулы аңлатма бирде. Камил хәзрәтнең аңлатмасы күп кенә тәнкыйтьчеләрне канәгатьләндерде.

Бәлки, мин кемнедер үпкәләтермен, әмма Камил хәзрәтнең үз гомерендә бер генә тәфсирне дә аңлап укымаган күп кенә татар мөфтиләрен җыеп, тагын биш ел дини фәннәргә өйрәтерлек белеме бар. Үз алдыбызда намуслы булсак, күпләребез бу сүзләрнең арттыру булмавын аңлый дип уйлыйм», — диде Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.