Илдус Фәизов Россия Диния нәзарәтенә башка оешмаларның эшенә кысылмаска киңәш бирде

Татарстанның элеккеге мөфтие республиканың Диния нәзарәтенә карата белдерелгән гаепләүләр нигезле булырга тиеш дип саный.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бер Диния нәзарәтенең башка дини идарә мөфтиенә дәгъвалар белдерүе дөрес түгел, ә сектантлыкта гаепләү нигезләнгән булырга тиеш. Бу хакта Россия Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдиннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга карата дәгъваларына үз фикерен белдереп, Татарстан Диния нәзарәтенең элеккеге рәисе Илдус Фәизов әйтте.

«Бездә бөтен Россия буенча мөселманнарның сиксәннән артык дини идарәсе бар. Бер дини идарәнең башка дини идарә мөфтиенә дәгъваларын бөтен кеше алдында белдерүе дөрес түгел, ә бигрәк тә сектантлыкта гаепләү нигезле булырга тиеш», — диде Илдус Фәизов.

Аның сүзләренчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте илдәге барлык диния нәзарәте, шул исәптән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте өчен җавап бирми, бу — аерым оешма. «Бу тигез хокуклы ике оешманың Голәмәләр шурасы яки мөфтиләре бергә очрашырга һәм бәхәсле урыннар турында фикер алышырга, ә каршылыкны киң җәмәгатьчелеккә чыгармаска тиеш иде. Бу ислам принципларына каршы килә», — диде ул.

«Дөньядагы бердәнбер хатасыз китап — Коръән, калган бөтен тәфсирләр хаталы булырга, чөнки кешеләр текстны аңлап бетермәскә мөмкин. Коръәндә әйтелгән: «Үзегезнең үлгән туганыгызның итен ашамагыз», диелгән. Ягъни гайбәт сатмагыз, яла якмагыз, сез исбатлый алмаган оятсызлыкларда гаепләмәгез», — дип искәртте Илдус Фәизов.

«Мөселманнарның бөтен бер Диния нәзарәтен сектантлыкта ничек гаепләргә мөмкин?! — дип сорау бирә элеккеге мөфти. - Бу гадел түгел. Татарстан Диния нәзарәте халыкның күп гасырлык традицияләренә таяна».

Илдус Фәиз искә төшергәнчә, республика Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасы бар, анда укымышлы кешеләр эшли. «Бөтен Россиягә кычкырганчы, алар белән сөйләшергә мөмкин иде. Интернет — урамга чыгып кычкыру белән бер ул. Тәфсирләр бик күп, аларның кайберләре судлар аша тыелган. Судлар аша да мәсьәләне цивилизацияле хәл итәргә мөмкин. Әгәр ниндидер хокукый сораулар бар икән, мәсәлән, Татарстан Диния нәзарәте эшендә ниндидер эчке низаглар барлыкка килсә, моны ачыкларга мөмкин булыр иде. Һәм әгәр дә бу Россия законнарын бозу булса, судка мөрәҗәгать итеп булыр иде, без хокукый дәүләттә яшибез», — дип ассызыклады ул.

Яңа срокка мөфти вазифасына Камил Сәмигуллин кандидатурасы турында сөйләгәндә, Татарстан районнарының барлык мәчетләрендә узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча нәкъ менә аның кандидатурасы тәкъдим ителде, диде Илдус Фәизов. «Бу демократик сайлаулар. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә башка оешмалар эшенә тыкшынырга кирәкми. Бу әдәпсезлек, матур күренеш түгел. Сөйләшер сүз булса, мөфтинең үзенә, дини идарәгә киңәш бирергә мөмкин, әмма бөтен Россиягә кычкырып йөрергә кирәкми», — диде Илдус Фәизов.