Исламдагы гуманлылыкка багышланган Халыкара конференция

Исламдагы гуманлылыкка багышланган Халыкара конференция

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). 17 апрельдә Каһирәдә «Ислам цивилизациясенең гуманлылыгы» дигән темага Халыкара конференция үткәрелә. Ислам диненең чын кыйммәтләрен һәм асылын күрсәтүгә багышланачак әлеге конференция бүгенге көндә аерым даирәләр тарафыннан махсус җәелдерелә торган исламофобиягә каршы тору максатыннан Мисырның Югары Ислам шурасы тарафыннан оештырыла һәм анда дөньяның 80 иленнән мөселман галимнәре, шулай ук иҗтимагый, җәмгыяте хәйрия һәм хокук яклау оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Мисырның вакыф эшләре министры Мәхмүд Хәмди Закзук сүзләренә караганда, конференциянең төп максаты — Ислам диненең мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек кебек төп кыйммәтләрен ачып күрсәтү. Чөнки кайбер усал ниятлеләр һәм исламофоблар бу кыйммәтләрне бер дә күрергә теләми, ә бөтен дөньяны Исламның террорчылар дине булуына ышандырырга тели.

Халыкара конференция 4 көн дәвам итәчәк. Беренче көн Исламда кешеләрнең тигезлек принцибын яктыртуга багышланачак. Икенче көнне Исламның башка диннәргә мөнәсәбәте хакында җитди сөйләшү булачак. Бу көнне конференция эшендә башка дини конфессия вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Ә Исламның гуманлылыгы, аның расизм кебек тискәре күренешләргә мөнәсәбәте мәсьәләләре өченче көнне тикшереләчәк. Соңгы көнне исә сүз Ислам җәмгыятендә хатын-кызның роле, сәясәттәге урыны, никах һ.б. мәсьәләләр турында барачак.