Бөгелмәдә яңа мәчет ачыла

Бөгелмәдә яңа мәчет ачыла

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 11 февраль көнне Бөгелмәдә «Ирхан» дип аталган мәчетне ачу тантанасы була.

Җомга көн мәчетне ачу Татарстан мөфтие үткәрәчәк вәгазьдән башланып китәчәк. ТР Диния нәзарәтенең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, яңа мәчет мөселман архитектурасының барлык кануннарына туры килә, ул кирпечтән салынган һәм 150 кеше сыйдыра. Аны төзүдә финанс ярдәмен җирле эшкуар Ирек Кариев күрсәткән. Бу Бөгелмәдә өченче мәчет.