2007 елның төп Хаҗы тәмамланды

Татарстан хаҗилары барысы да исән-сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтты
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Бүген төнлә Татарстаннан хаҗ кылырга китүчеләрнең соңгы төркеме туган илләренә әйләнеп кайтты. Алар –“Идел-Хаҗ” оешмасы аша изге җирләргә сәфәр кылучылар. Моннан тыш бу юлы хаҗ “Сәлам-тур” туроператоры аша да оештырылды. Татарстан Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2007 елда республикадан барлыгы 1370 мөселман хаҗ кылды. Алар арасында дин әһелләреннән тыш, төрле тармакларда эшләүчеләр – табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр, артистлар, дәүләт хакимияте җитәкчеләре, журналистлар да бар. “Сәлам-тур” аша барган 50 мөселманга юлламалар бушлай бирелде.
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән, “Болгар” мәчете имамы Илдус Фәиз тәрҗемәсендәге кулланмада ассызыкланча, Аллаһы йортына хаҗ кылуның төп билгеләмәсе булып, мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә гыйбәдәт кылуның чын мәгънәсен җаннары белән аңлау дәрәҗәсенә китерү, шуннан соң барлык тормышларын һәм халәтләрен бер тәртипле рәвешкә урнаштыру тора. Мөселман кеше, Мәккәдәге изге йорт – Кәгъбәтуллаһны әйләнеп, урап йөри (таваф кыла) һәм шул әйләнгән вакытында фәкать Аллаһның рәхмәтенә ирешүдән башка нәрсәне өметләнми дә, эзләми дә.
Хаҗ – Ислам диненең бишенче баганасы. Ул - Коръәндә әйтелгәнчә, мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе тарафыннан кичектермичә үтәлергә тиешле бурыч.