news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның кайбер сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәсен ачуда кыенлыклар туган

Сәүдә үзәкләре җитәкчелеге төрле сәбәпләр белән намаз уку бүлмәсен булдыру тәкъдименнән баш тарта, диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты.

Казанның кайбер сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәсен ачуда кыенлыклар туган
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Южный» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен ачуда кыенлыклар килеп чыккан.

«Кызганычка каршы, әлегә „Южный“ һәм „Парк Хаус“ сәүдә үзәкләре белән килешеп булмады. Без намаз уку бүлмәсен ачар өчен, арендага мәйдан бирүләрен сорап, аларны үгетлибез. Әлегә килеп чыкмый. Ләкин без тырышабыз. Намаз уку бүлмәсе ачылса, сәүдә үзәгенә йөрүчеләр саны да арта», — диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов.

Аның сүзләренчә, сәүдә үзәкләре җитәкчелеге намаз уку бүлмәсе турында сүз кузгалгач, төрле сәбәпләр белән әлеге тәкъдимнән баш тарта.

«Без аларның ниятләрен белмибез. Ләкин аргументлары бик гади: „Вакыт, мөмкинлекләр, буш мәйданнар юк. Бер айдан, өч айдан бушый, мөрәҗәгать итәрсез“, — диләр. Без ни генә булса да, сорауны дәвам итәчәкбез. Без әлеге мәйданны арендага алабыз бит. Кибет тә аренда түли, без дә шулай ук арендага сорыйбыз», — диде Айдар Шаһимәрданов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ә менә «Кольцо» сәүдә үзәге әлеге тәкъдимне хуплаган. «Бүгенге көндә „Кольцо“ белән килешү бар. Алар безне хуплый. „Кольцо“ реставрациягә ябылгач, төзекләндерү белән беррәттән анда намаз уку бүлмәсе дә ясалачак. Ачылыштан соң, анда гыйбадәт кылу бүлмәсе булачак инде», — диде ул.

  • Бүген Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу — башкаладагы шундый җиденче бүлмә. Ә киләчәктә шундый бүлмәләрне Татарстанның барлык хастаханәләре һәм уку йортларында булдырырга ниятлиләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100