news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачыла

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә ремонтланды һәм ачылды.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 8 декабрь көнне, 13:00 сәгатьтә Казанда «Горки Парк» сәүдә үзәгендә чираттагы намаз уку бүлмәсе рәсми рәвештә ачылачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашачак. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачыла.

Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә ремонтланды һәм ачылды. Алар «Казан молл», «Мега», «Сувар плаза», «Караван», «Порт», «Тандем», «Горки Парк» сәүдә үзәкләрендә урнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100