Казанда ике имам Татарстан Диния нәзарәте аттестациясен уза алмаган

Татарстан Диния нәзарәтенең Аттестация комиссиясе үз эшен дәвам итә, быел Казанда 26 сентябрьдән башланган аттестацияләрдә 58 хәзрәт катнашкан.
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан Диния нәзарәтенең Аттестация комиссиясе үз эшен дәвам итә. Кичә әлеге Аттестация комиссиясенең нәзарәттә узган чараттагы утырышына Казанның Авиатөзелеш, Идел буе һәм Вахитов районнарыннан 6 имам чакырылган иде, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.Ислам дини фәннәрен белүен һәм үтәгән вазифага тәңгәл килүен ачыклау өчен үткәрелгән сынауны өч хәзрәт уңышлы узган. Ә калган өч хәзрәтнең ТР Диния нәзарәте имам-хатыйбы вазифасын башкару өчен профессиональлеге тиешле дәрәҗәдә булмавы ачыкланган. Аларның алга таба эшчәнлеге турында аерым карар кабул ителәчәк.Мәгълүм булганча, Казанда быел 26 сентябрьдән башланган аттестацияләрдә 58 хәзрәт катнашкан. Аттестация комиссиясе алардан 29 кеше үз вазифасына тулысынча тәңгәл килүен ачыклаган. 27 кеше профессиональ яктан кабаттан әзерлек үткән очракта яки сынау срогы нәтиҗәләренә карап, үз вазифаларын яңадан дәвам итә алачак. 2 кеше имам вазифасына тәңгәл килми дип табылган.