Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбына «Әл Фәхр» орденын тапшырды

Рәис Билалов әлеге бүләккә 55 яшьлек гомер бәйрәме һәм дини эшчәнлегенең 30 еллыгы уңаеннан лаек булды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Билаловка Россия мөселманнарының зур бүләген - «Әл Фәхр» Мактау орденын тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам-хатыйп әлеге бүләккә 55 яшьлек гомер бәйрәме һәм дини эшчәнлегенең 30 еллыгы уңаеннан лаек булды.

«Рухи һәм мәдәни традицияләрне тарату эшендәге намуслы хезмәте, мөселман өммәтенең уңышлы эшчәнлеге хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, ислам дине һәм мөселманнарга карата тугрылыгы өчен Россия мөселманнарының зур бүләген - «Әл Фәхр» Мактау орденын тапшырырга», - диелә мөфтинең бүләкләү турындагы Указында.