«Нур» татар мәктәбе 2021 елның иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде

«Нур» мәктәбе татар телендә белем бирә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт шәһәренең «Нур» мәктәбе «Россия Федерациясенең иң яхшы белем бирү учреждениеләре–2021» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты истәлек медале һәм дипломы белән бүләкләнде.

Конкурс югары квалификацияле белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче учреждениеләрне ачыклау һәм сыйфатлы белем бирә торган иң яхшы белем бирү үзәкләре турында халыкка мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган «Нур» мәктәбе татар телендә белем бирә. Мәктәп 2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт мөхтәсибәте тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән ачылды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. 2020 елда «Нур» мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды.