Мәскәүдә Рабигыль-әүвәл аена багышланган чаралар үтәчәк

Рабигыль-әүвәл аенда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) дөньяга килгән һәм шул ук айда вафат булган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Мөселманнар Рабигыль-әүвәл аена керде. Әлеге айда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) дөньяга килгән һәм шул ук айда вафат булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) тормышы безнең өчен иң яхшы үрнәк булып тора. Пәйгамбәр миссиясенең асылын чын-чынлап аңлаган кеше генә ислам диненең асылына төшенү, үз-үзеңә ышаныч хисен тою мөмкинлегенә ия була.

7 октябрьдә Мәскәүдә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) туган айга багышланган чаралар башлана. Төп чаралар хакында Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Галәветдинов хәбәр итә.

7-16 октябрь - «Мөхәммәд – югары әхлак иясе» онлайн-лекцияләр сериясе, төрле бәйгеләр;

7-16 октябрь — Мәскәү Җәмигъ мәчете музеенда Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.с.) багышланган күргәзмә;

7 октябрь — 5 ноябрь — Мәскәү Җәмигъ мәчетенең конференцияләр залында көн саен «Умар ибн аль-Хаттаб» дигән фильм трансляциясе;

17 октябрь - «ДАР» Мәдәни үзәгендә балалар өчен бәйрәм чарасы һәм «Эзләү» интеллектуаль уены;

23 октябрь - «ДАР» Мәдәни үзәгендә дини кичә: дини программа, шулай ук төрле бәйгеләр һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату;

17 октябрь — Мәүлид ән-Нәби бәйрәме.

Бу чорда шулай ук Мәскәүнең тикшерү изоляторлары һәм хәрби частьләрдә төрле чаралар планлаштырылган.