Чирмешән районында 11 машина гошер сәдакасы җыйганнар

Яшелчәләрнең бер өлешен «Ярдәм» мәчетенә җибәргәннәр

(Чирмешән, 8 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында җыелган гошер сәдакасын 11 машинага төяп, республиканың кайбер мәчетләренә, мохтаҗларга озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Лашман, Утыз Имән, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Чумачка авылларында җыелган гошер сәдакасын — бәрәңге, суган, кишер, кабак кебек яшелчәләрне тагын бер КамАЗ арбасына төяп, Казандагы «Ярдәм» мәчетенә җибәрдек», - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

«Әле тагын Түбән Кәминкә һәм Кармыш авылларында җыелган гошер сәдакасын да озатасы бар. Гомумән, районның хәтта кечкенә бистәләрендә дә бу изге эштән читтә калмадылар, һәркайсына Аллаһының рәхмәте яусын, яшелчәләр ярдәмгә мохтаҗларга хуш килсен», — дип сөйләде ул.