Саранск шәһәренең "Әл-Мансур" Үзәк Җәмигъ мәчетенә яңа имам сайланды

Җыелышта Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдуз хәзрәт Исхаков катнашты.
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Саранск шәһәренең "Әл-Мансур" Үзәк Җәмигъ мәчетендә мәхәллә кешеләренең чираттагы җыелышы узды. Җыелышта Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдуз хәзрәт Исхаков катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.Мөфти имамнарга һәм мәчеткә йөрүчеләргә республиканың иң күп йөри торган мәчетен төзекләндерү һәм карап тоту буенча зур тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Илдуз хәзрәт Аллаһ йортларын кайгыртуга зур игътибар бирүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән олы бүләк бирелүен искәртте.Әлеге мәчеткә көн саен бик күп кеше йөрүен исәпкә алып, мөфти тагын бер имам сайлау кирәклеге турында белдерде. Бу вазифага ул Асаинов Ибраһим кандидатурасын тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән кандидатура өчен барлык катнашучылар бертавыштан тавыш бирде.Илдуз хәзрәт Ибраһим Асаиновны Саранск шәһәренең "Әл-Мансур" Үзәк Җәмигъ мәчете имамы вазифасына сайлануы белән котлады һәм аңа бу җаваплы хезмәттә көч һәм сабырлык теләде.