Татарстан мөселман яшьләренең “Фикер алышу клубы” дүртенче сезонын башлый

Беренче очрашу “Дини һәм дөньяви тормыш” темасына багышлана.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрьдә мөселман яшьләре фикер алышу клубының 4 нче сезоны башланып китәчәк. Беренче очрашу “Дини һәм дөньяви тормыш” темасына багышлана. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Без XXI гасырда – югары технологияләр һәм тиз тормыш ритмында яшибез. Телефоннарда “утыру”, киноларга йөрү, кичке очрашулар, бургерлар, кәһва...

Рөхсәт ителәме? Рөхсәт ителсә, ни рәвешле? Нинди тыюлар бар? Ничек кире кагарга? Иң мөһиме – ничек шәригать кануннарын бозмаска һәм динеңне югалтмаска? Әйтер сүзегез бармы? Ул чагында, фикер алышу клубы сезне көтә! 11 октябрьдә 17.30 сәгатьтә Галиев мәчетендә яшьләр өчен очрашу була", диелгән нәзарәт алхәбәрендә.

  • Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан оештырылучы “Фикер алышу клубы” утырышлары 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында мөселман яшьләре актуаль сорауларга җавап эзли: үз өлкәләрендә танылу алган кешеләрдән киңәш ала, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша.

Очрашуларда дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви мәсьәләләр дә күтәрелә.