Таулы Алтайда ислам комплексы төзелә

Таулы Алтайда төзелә башлаган ислам комплексы мәчет, мәдрәсә, кафе һәм студентлар өчен тулай торакны үз эченә алачак
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Таулы Алтайда төзелә башлаган ислам комплексы үз эченә мәчет, мәдрәсә, кафе һәм студентлар өчен тулай торак биналарын алачак. Алтай Республикасы башкаласы Таулы Алтайдагы яңа ислам комплексына Әскәр Зиянур исеме биреләчәк.
Белгечлеге буенча инженер булган Әскәр Зиянур, җирле мөселман җәмгыяте тормышында актив катнашкан, хәзерге вакытта эшләп килгән гыйбадәтханәне төзетүдә дә башлап йөргән, ул ук аның иганәчесе дә булган.
Илле яше аз гына тулып узган Әскәр Зиянурның вакытсыз үлеменнән соң фикердәшләре ул башлаган эшләрне дәвам итәргә керешкәннәр. Комплекс нигезенә беренче таш быелның сентябрь аенда салынган. Ул үзенә аерым бер, үзенчәлекле, оригиналь проект буенча төзелә, дип хәбәр итә Ислам яңалыклары сайты.