Татарстан мөселманнары Кыргызстандагы динкардәшләребезнең кайгысын уртаклаша

Татарстан мөфтие Кыргызстанның Россиядәге Илчесенә кайгынамә юллады


(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Кыргызстанда булган гадәттән тыш хәлләр уңаеннан, Кыргызстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Раимкул Аттакуровка кайгынамә юллады, дип белдерә нәзартәнең матбугат хезмәте.

“Без чын күңелдән Кыргызстан халыклары кайгысын уртаклашабыз һәм Бар кылучыдан җир тетрәү нәтиҗәсендә бәлага тарыганнарның, якыннарын югалтканнарның, йортсыз-җирсез калганнарның хәлен җиңеләйтүне сорап дога кылабыз”, - диелә кайгынамәдә.