Саба районында яшәүче урамдашларын саф һавада Корбан ашына җыйган

Урамдашлар бер-берсенең хәл-әхвәлен белеште, истәлекләр барланды, һәркем күңелендәге хатирәләр белән уртаклашты.

(Саба, 8 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). Сабаның Ленин урамында яшәүче Әлфия Закирова урамдашларын җыеп, саф һавада Корбан ашы үткәрде. Ул күптәннән күңелендә йөрткән изге ниятен тормышка ашырып, үзенең туганнары, якыннары белән урамдашларына күңелле, җылы бәйрәм ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мул сыйлы табын әзерләнде, Казаннарда Корбан итеннән шулпа, пылау пеште, табаларда коймак чыжлады. Урамдашлар бер-берсенең хәл-әхвәлен белеште, истәлекләр барланды, һәркем күңелендәге ха­ти­рәләр белән уртаклашты. Әлфия апа Гарәфә көне, Корбан бәйрәме фазыйләтләре белән таныштырды, үтемле вәгазьләр укыды.

Әлеге урамда яшәүче район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров бәй­рәмне оештыручыларга олы рәхмәтен белдереп, тарих өчен һәр мәгълүматның кыйммәт икәнлеге, өлкән буынга мөмкин кадәр истәлекләр барлауларын, әтиләре, абыйлары турында язма материаллар туплауларын сорады.