news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ишембай мәчете Президент грантлары фонды грантын отты

2021 елның җәендә Башкортстан Республикасының уннан артык районында яшәүчеләр өчен спортның сигез төре буенча спорт ярышлары оештырылачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның Ишембай авылы мәчете «Спортлы Башкортстан – көчле халык» проекты белән Президент грантлары фонды грантын отты. Бу хакта Россия мөселманнары шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Спортлы Башкортстан – көчле халык» проекты, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең үсеш буенча әйдәп баручы белгече А.Вәлиев җитәкчелегендә экспертлар командасы тарафыннан эшләнгән. Проект социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны субсидияләү буенча Президент грантлары фонды тарафыннан үткәрелә торган конкурсның икенче этабында җиңүче булды.

Әлеге проект конкурста җиңгән дини оешма өчен бердәнбер проект булды. Проектны апробацияләү мәйданчыгы итеп Ишембай шәһәренең Җәмигъ мәчете сайланды.

Ишембай районы мөхтәсибе Радик хәзрәт Мирасов берничә тапкыр үзенең оештыру сәләтен күрсәткән иде инде. Ул масштаблы социаль чаралар уздыру буенча уңышлы тәҗрибәгә ия. 2021 елның җәендә Башкортстан Республикасының унлап районында яшәүчеләр өчен спортның сигез төре буенча спорт ярышлары оештырылачак. Шулай ук массакүләм күңел ачу чаралары була, ә бәйрәм кунакларын милли ризыклар белән сыйлаячаклар.

Грант ярдәме кысаларында сатып алынган спорт җиһазлары даими нигездә спорт секцияләрен оештыру өчен дини оешмаларга тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100