news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстандагы Ишембай мәчете Президент грантына ия булды

Грант ярдәме кысаларында сатып алынган спорт җиһазлары дини оешмаларга спорт секцияләрен оештыру өчен тапшырылачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). «Спортлы Башкортстан — көчле халык» проекты социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны субсидияләү буенча Президент грантлары фонды конкурсның икенче этабында җиңүче булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

«Спортлы Башкортстан — көчле халык» проектын Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең үстеш буенча әйдәп баручы белгече А.А.Вәлиев җитәкчелегендәге экспертлар командасы гамәлгә ашырган. Проект милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән.

Оештыручылар шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына керүче спорт төрләрен үстерүне дә планлаштыра, диелә хәбәрдә.

Проектны сынау мәйданчыгы итеп Ишембай шәһәренең Җәмигъ мәчете сайланган, чөнки Ишембай районы мөхтәсибе Радик хәзрәт Мирасов берничә тапкыр киң колачлы социаль чараларны уздыру сәләтен күрсәткән.

2021 елның җәендә сигездән артык спорт төре буенча ярышлар оештырылачак. Анда Башкортстан Республикасының уннан артык районыннан катнашучылар җыелыр дип көтелә. Шулай ук күңел ачу чаралары да була. Бәйрәм кунакларын милли ризыклар белән сыйлаячаклар.

Грант ярдәме кысаларында сатып алынган спорт җиһазлары дини оешмаларга спорт секцияләрен оештыру өчен тапшырылачак, диелә хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100