9 июльдә Рамазан уразасы башлана

Уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). 9 июльдә Быел мөселманнар уразаны тота башлаячак. Уразаның соңгы көне – 7 август.

Уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Мәсәлән, 9 июльдә кояш 04.11дә чыга, сәхәрне 02.11 дә ашап бетерергә кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату – ахшам намазы белән башлана. 9 июльдә ифтар - 21.25 тә. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә. 9 июль өчен бу вакыт – 22.55.

Дин әһелләре аңлатып үткәнчә, сәхәр вакытында артык күп ашарга кирәкми, бу сәламәтлек өчен дә, җан-күңел өчен дә зарарлы. Ифтарда исә җиңелчә генә итеп - хөрмә, йөзем җимешләре һәм су тамчысы, әйрән һәм катык белән авыз ачу ашказаны өчен файдалы санала.

Бүген, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә – кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлый (22.56). Хәнәфи мәзһәбе буенча Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Быел беренче көннәрдә ураза тотуның дәвамлылыгы - якынча 20 сәгать тирәсе. Бу нисбәттән, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза тотучы мөселманнарны сабырлыкка чакырды.

Ураза гаете 8 августта билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм намазы Колшәриф мәчетендә укылып, аны мөфти үзе үткәрер дип көтелә.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме онга карата – 50, хөрмә һәм йөзем җимешенә карата 300 сум дип билгеләнде. “Фитра сәдакасын күпме бирүне һәркем үзе хәл итә. Кеше үз ничек туклана икән, фитра сәдакасын шуңа мөнәсәбәттә бирсә яхшы”, - диде бүген Камил хәзрәт.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. “Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Ә инде төзәлмәслек булып авырып, ураза тота алмаучыларга көн саен бер фәкыйрьне ашатырга тәкъдим ителә. Сәдаканың фидия дип атала торган төре нәкъ шушы категорияләр өчен каралган. Быел аның күләме 150 сум күләмендә билгеләнгән.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 120 мең сум дип билгеләнгән. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 84 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.

Әгәр кешенең бер ел кулланылмый бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларыны күләме 120 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 120 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен каралган.

Мөфтият Голәмәләр Советының Рамазан аеның кайчан башланачагына кагылышлы мәсьәлә буенча карары нәрсә нигезендә кабул ителүен хәбәр иткән иде. Ягъни Рамазан аеның башлану вакытын билгеләгәндә яңа айның тууы нигез булып тора. Болай билгеләү мөмкин булмаганда, астрономик хисаплар рөхсәт ителә. Бу хактагы тәфсиллерәк мәгълүматны Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөфтият сайтында урнаштырылган «Можно ли использовать астрономические расчеты при определении наступления месяца Рамадан?» материалында табарга мөмкин.