news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгат Таҗетдин: Болгар ислам академиясе ректоры итеп русча, татарча белмәүче дә куела ала

Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәкертләрнең гарәп телен яхшы белүенә омтылырга кирәк, дип саный.

(Башкортстан, 8 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин фикеренчә, Болгар ислам академиясе ректоры итеп хәзерге вакытта рус телен белмәгән кешене дә билгеләргә мөмкин. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында белдерде.

Искәртеп үтик, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Болгар ислам академиясе ректоры итеп шәех Габдерраззак әс-Сәгъдине күрергә теләвен әйтте.

Билгеле булганча, шәех Габдерраззак әс-Сәгъди русча да, татарча да белми. Әмма мөфти моның ректор булып билгеләнүгә киртә булмавын белдерде.

“Юк, аның рус телен белмәве мәшакәть түгел. Өйрәнер, ул үзе гарәп теле буенча филолог, русчаны да, татарчаны да өйрәнергә теләге дә бар. Ләкин аның янында гарәпчә белгән егетләр бар. Узган елның кышында, урта яшьтәге хәзрәтләр җыелган иде. Анда дәресләрне гарәпчә бирде, күпләр аңлады, аңламаганнарга җентекләп тәрҗемә дә бирелде, сайтларга да куелды. Без бит шәкертләребезне гарәп телен су эчкән сыман белү дәрәҗәсенә җиткерәсебез килә", - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100