РИИда абитуриентлардан документлар 19 июньдә кабул ителә башлый

Быел “Ислам журналистикасы” юнәлеше буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 15әр бюджет урыны каралган

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). 19 июньдә Россия ислам институтында абитуриентлардан “Ислам журналистикасы” юнәлеше буенча документлар кабул итү башлана. Быел көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 15әр бюджет урыны каралган.


РИИда “Ислам журналистикасы” бүлегендә укыту югары белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары нигезендә тормышка ашырыла. Программа, Россиянең башка вузларындагы кебек, төп һәм вариатив өлешләрдән тора. Белем бирү планының төп өлеше кысаларында студентларга фәлсәфә, культурология, тарих, әдәбият, чит ил әдәбияты тарихы һ.б. гомуми гуманитар фәннәр укытыла. Программаның төп өлешендә журналистика фәннәре, аерым алганда, стилистика һәм әдәби редакцияләү, массакүләм мәгълүмат чаралары системасы, журналистика теориясе нигезләре, ММЧ техникасы һәм технологиясе һ.б. дисциплиналар буенча белем бирү дә күз уңында тотыла.


Укыту планының вариатив өлеше нигезендә исә, студентларга дини фәннәр укытыла. “Ислам журналистикасы” юнәлеше буенча белем алучыларга 1нче курстан ислам хокукына кереш, хәдисләрне өйрәнү, Коръән уку дәресләре керә. РИИда булачак журналистлар инглиз һәм гарәп телләрен өйрәнә.
РИИның “Ислам журналистикасы” бүлеген тәмамлаучылар киләчәктә корреспондент, редактор, фотожурналист, матбугат сәркатибе, спичрайтер, реклама менеджеры, контент-менеджер, медиапланчы булып эшли ала.


Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.