Чиләбедә мөселманнар тормышын яктыртучы газета нәшер ителә башлады

“Озерский нур” атнасына бер тапкыр дөнья күрәчәк

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсендә “Озерский нур” дип исемләнгән мөселман матбугат басмасының беренче саны дөнья күрде, дип белдерә Исламньюс.ру сайты. Өлкәнең Озерски шәһәрендә чыгып килүче әлеге газета биредәге мөселманнар һәм Россиядәге динкардәшләребез тормышын яктыртачак.
Атнага бер тапкыр чыгачак газетаның тиражы — 20 мең данә. Аның беренче санын чыгару өчен Озерски шәһәре мәчете бюджетыннан акча күчерелгән, шулай ук 2008 елда яуланган Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды грантыннан өлеш кертелгән.
“Телевидение аша Казан, Екатеринбург шәһәрләре мөселманнары тормышы белән даими танышып барабыз. Ә без исә газета аша Россиядә барган вакыйгаларга үз фикеребезне белдерергә телибез”, - ди Озерски шәһәре имам-хатыйбы, газетаның баш мөхәррире Габдулла Шәймәрданов.