news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида губернатор катнашында дүрт мең кешелек ифтар ашын уздырганнар

Мәҗлестә догалар һәм вәгазьләр укыганнар, соңыннан бәет-мөнәҗәтләр сөйләгәннәр.

Ульяновскида губернатор катнашында дүрт мең кешелек ифтар ашын уздырганнар
Рәмис Сафин

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсендә губернатор күрсәтмәсе буенча дүрт мең кеше катнашында «Волга» («Идел») спорт сараенда ифтар ашын үткәргәннәр.

«Үткән елларда ике меңләп дин-кардәшебез катнашкан булса, быел аның саны дүрт меңгә җитте. Бер өстәл артына күрше төбәкләрдән йөзләгән кунак һәм өлкәдә эшләүче дистәдән артык оешма җитәкчеләре дә чакырулы иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Аның әйтүенчә, әзерлек эшләре февральдән үк башланган, аш мәҗлесендә өлкәнең элекке губернаторы Сергей Морозов һәм губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских та катнашкан.

«Ульяновск өлкәсе белән уналты ел җитәкчелек иткән губернатор Сергей Морозов ел саен һәр авыл мәчетенә котлау телеграммаларын җибәрүне, мөфтиятләргә корбан гаетенә дип тәкә бүләк итүне дә матур гадәткә кертте», — дип искәртте ул.

Ифтарга ризыкларны таратуга йөзләп волонтер булышлык күрсәткән. «Мәҗлескә килүчеләргә вакытында авыз ачарга мөмкинлек булсын өчен, кайнар аштан кала, барлык ризыклар да һәр кешегә җитәрлек махсус савытларга алдан ул әзерләп куелды», — диде автономия рәисе.

«Губернатор карары нигезендә ифтарны уздыру һәм оештыру комитеты да төзелде. Оештыру эшләрендә татарлардан тыш, азәрбайҗан, чечен, ингушлар акчалата ярдәм күрсәтте», — диде ул.

Рәмис Сафин авыз ачканчы догалар укылуын һәм вәгазьләр сөйләнүен, соңрак мәҗлес бәет-мөнәҗәтләр белән дәвам иткәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100