news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеген әйтте

Җиңү паркындагы Дан мемориалына Татарстан мөфтие һәм Казан митрополиты Кирилл чәчәкләр салды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеген әйтте

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеге турында әйтте.

«Иртәгә бөек Җиңү көне. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бер кечкенә генә теләгем бар иде. Бу парк матур, биредә бик күп кешеләр ял итә. Ерак түгел сәүдә үзәге дә бар, ләкин шушы җирдә намаз кылыр өчен бер генә урын да юк», — диде мөфти.

Бүген Җиңү паркындагы Дан мемориалына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл чәчәкләр салды.

«Мәскәүдәге Поклонная гора паркы һәм моннан тыш тагын дога кылу урыннары бар. Җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп, бездә дә шундый урын булсын дип сорасак, Җиңүнең 80 еллыгына төзеп бетерер идек. Мине күпләрегез хуплар дип уйлыйм», — диде Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтиенең бу тәкъдимен митрополит Кирилл да хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100