news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яңа мәчет ачылды

Хәзерге яңа мәчет үзенә берьюлы 250 кешене сыйдыра алачак.

Кукмара районында яңа мәчет ачылды

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Кичә Кукмара районы Өлге авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды. 

Мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Рамазан аенда Коръән уку өчен бирелгән саваплар турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм мөселманнар тормышында мәчет-мәдрәсәләр төзүнең мөһимлеген аңлатты.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мәчетне яңартып коручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Тантаналы төстә мәчет ачылганнан соң Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт җитәкчелегендә икенде намазы укылды.

Өлге авылы мәчете 1997 елда төзелә, соңгы елларда бар халыкны үзенә сыйдыра алмавы сәбәпле, аны сүтеп, зурайту карарына киләләр.

Хәзерге яңа мәчет үзенә берьюлы 250 кешене сыйдыра алачак. Бүгенге көндә Кукмара мөхтәсибәтендә 76 мәчет эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100