news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан митрополиты Җиңү бәйрәме белән котлады

Быелгы май аена өч бәйрәм Пасха, Ураза бәйрәме һәм Җиңү көне туры килгән.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Казан митрополиты Кирилл илебез халкын Җиңү бәйрәме белән котлады.

«Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйм. 76 ел элек бу көн безне фашистлардан азат иткән. Җиңү халкыбызның рухы, батырлыгы белән яуланды. Күпме аналар, хатыннар һәм балалар сугыш бетсен дип дога кылган», — диде митрополит Кирилл.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл Җиңү паркындагы Дан мемориалына чәчәк салды.

«Без бүген беренче тапкыр менә шулай җыелдык. Шушы көннәрдә берьюлы өч бәйрәм Пасха, Ураза бәйрәме һәм Җиңү көне дә туры килде», — дип белдерде митрополит.

Митрополит Кирилл Камил хәзрәт Сәмигуллинның Җиңү паркында гыйбадәтханә кирәклеге турындагы сүзләрен хуплады һәм аңа рәхмәт әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100