news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда яңа мәчет ачылды

Яңа мәчет Пәйгамбәрнең дәвамчысы һәм мөселманнарның беренче хәлифәсе Абу Бәкер әс-Сыддык хөрмәтенә аталган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Наурызбай кажы Таганулы Алмата өлкәсенә эш сәфәрендә Талгар районында Абу Бәкер әс-Сыддык исемендәге мәчет ачуда катнашты.

Югары мөфти яңа мәчетнең ал тасмасын кисте һәм Аллаһ йортын төзергә ярдәм иткән барлык шәһәр халкына рәхмәт белдерде. Бу турыда Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәчет төзү — игелекле эш. Бигрәк тә изге Рамазан аенда игелекле эшләрнең савабы күп тапкыр арта. Бу мәчетне ачуга ярдәм иткән гражданнардан Аллаһы Тәгалә канәгать булсын. Яңа мәчет һәрвакыт намаз укырга килүчеләр белән тулып торсын», — диде Наурызбай Таганулы.

Яңа мәчет Пәйгамбәрнең дәвамчысы һәм мөселманнарның беренче хәлифәсе Абу Бәкер әс-Сыддык хөрмәтенә аталган.

Мөфти дин кардәшләре белән намаз укыды һәм изге ай фатихасы турында вәгазь сөйләде.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100