Рязань өлкәсе Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәни үзәге мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра

Илдә килеп туган хәлгә бәйле рәвештә күп кенә кардәшләребез авыр финанс хәлендә калды, аларга ярдәм итүдә берләшергә кирәк.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Рамазан аенда Рязань өлкәсе Диния нәзарәте һәм Рязань өлкәсенең Ислам мәдәни үзәге мохтаҗларга ярдәм итү өчен берләшергә тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан аеның икенче декадасы бара, мөселманнар ураза тота. Илдә килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, күп кенә кардәшләребез авыр финанс хәлендә калды. Бу очракта кешеләр югалып кала, кайберләренең тормыш алып бару мөмкинлеге булмый, фатирсыз калу очраклары була. Шул уңайдан Рязань өлкәсе Диния нәзарәте һәм Рязань өлкәсенең Ислам мәдәни үзәге мохтаҗларга ярдәм итү өчен берләшергә тәкъдим итә. Азык-төлек җыелмалары әзерләнәчәк, теләге булганнар бу эштә ярдәм итә ала, диелә хәбәрдә.