Россия мөселманнары ата–бабаларыбызның борынгы башкаласы – Болгарда булачак

13 июньдә анда болгарларның Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1020 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узачак
(Казан, 8 май, “Татар–информ”). Быел да Россия мөселманнары күркәм традицияне саклап, ата–бабаларыбызның борынгы башкаласы – Болгарда булачак.
13 июньдә анда болгарларның Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1020 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, мөселманнарның үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы оештыра.
Искәртеп үтәбез, Болгарда мөселманнарның беренче съезды 1989 елда узган иде.