Сергей Морзов өлкә ифтарын оештыруда ярдәм итүләре өчен мөселманнарга рәхмәт әйтте

Өлкә ифтары 30 апрельдә «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда узачак.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Рамазан ае башланыр алдыннан губернатор Сергей Морозов Ульяновск шәһәренең «Ак мәчет»ендә булды. Ул өлкә ифтарын оештыруда ярдәм итүләре өчен мөселман кардәшләребезгә рәхмәтен белдерде.

Төбәк башлыгы Ульяновск өлкәсе мөфтие, төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин һәм җомга намазына җыелган мөселман кардәшләребез белән хәзер инде традициягә кергән өлкә ифтарына әзерләнү мәсьәләсе турында сүз алып барды. Өлкә ифтары 30 апрельдә «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда узачак. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Сергей Морозов өлкә ифтарына әзерләнүгә шәхсән үз өлешен кертте — сәдакасын тапшырды. Регион башлыгы гражданнар арасында тынычлыкны саклап калу һәм дингә ышанучыларның рухи үзаңын үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барулары, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга булышлык күрсәтүләре өчен Ульяновск өлкәсе мөселманнарына рәхмәтен җиткерде.

Илдар хаҗи Сафиуллин Ульяновск өлкәсе территориясендә конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм татулыкны саклап калу һәм ныгытуга зур игътибар бирүе өчен төбәгебезнең барлык мөселман мәхәлләләре исеменнән Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте президиумы карары нигезендә, җәмгыятьне рухи-әхлакый яңарту буенча казанышлары һәм рухи мирасны саклап калуга, Россия халыклары һәм традицион конфессияләрне дәвам итүчеләр арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга сизелерлек өлеш кертүе өчен Губернатор Сергей Морозов «Әль-Хәмд» — «Мактау һәм дан» («Восхваление и слава») медале белән бүләкләнгән. Илдар хаҗи Сафиуллин регион башлыгы белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте.